Исерек хәлдә машина йөртүчене 10 тәүлеккә кулга алдылар.
Лениногорск суды буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы төнлә исерек хәлдә машина йөрткән, идарә итү хокукы да булмаган Лениногорск кешесенә карата эшне тикшерде.
Ир-ат үз гаебен таныган. Судта ир-атны яклаучы штраф кына билгеләргә дигән, ир-атның өч кечкенә баласы булуын искәрткән. Тик суд 10 тәүлеккә административ арест билгели. Шул ук вакытта билгеләп үтелгәнчә, балалар янында әни кеше бар, бердәнбер тәрбияләүче кеше ир-ат кына түгел.
- РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 3 өлеше буенча, исерек хәлдә, идарә итү хокукы да булмаса, ул кешегә карата 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган, ә кулга алу кулланыла алмаган затларга карата – штраф.
Нет комментариев