Лениногорск шоферы инвалидлар өчен билгеләнгән урынга машинасын куйган өчен штраф түләячәк
Кагыйдәне бозган.
Лениногорскида 20 яшьлек машина йөртүче инвалидлар өчен билгеләнгән урынга машинасын куйган өчен 5000 сум түләячәк.
Лениногорскида юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу теркәлгән. Агадуллин урамы 20нче йорт территориясендә, 2006 елгы машина йөртүче юл билгесен, ягъни «Инвалидлар» дигән юл билгесен санга сукмыйча һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен билгеләнгән урынга машинасын куя.
Шоферга карата юл инспекторлары тарафыннан беркетмә төзелә. Ул Россия Административ хокук бозулар кодексының 12.19 маддәсе нигезендә гаепле. Аңа 5 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнгән.
фото: Лениногорск ГАИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев