Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскилы өлкән яшьтәге ир-атны руль артында «салган» килеш туктатканнар

Бик күп еллар руль артында йөргән өлкән яшьтәге ир-атка Лениногорск суды каршына басарга туры килгән.

 Моңа кадәр бер генә кабат та автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителмәгән пенсионер руль артында исерек хәдә туктатылган.

Дәүләт автоинспекторлары 61 яшьлек пенсионерны кич белән Иске Писмән  авылында туктаткан. Бу хәл авылның Сосновая урамындагы 28 нче йорт янында булган. 

Ир кеше үзен алкотектор белән тикшерүләреннән баш тартмаган һәм җайланма аның исерек булуын күрсәткән. Судта ул исерткеч эчемлек кулланганнан соң, ни өчен машинасына утыруының сәбәбен дә аңлаткан. Ир-атның эте ай буена авырган, аны урамда йөрү мөмкин булмаган.

Бераз тернәкләнгәч, хуҗа кеше аны урманда йөртеп кайтырга ниятләгән, әмма эте анда кадәр җәяү барып җитә алмас дип, урманга кадәр машинада алып барган.

Тик менә шунысы бар, бу изге ниятне тормышка ашырыр алдыннан, пенсионер бераз гына “тотып куйган” булган. Кем белсен, бәлки алкоголь тәэсирендә күңеле шулай нечкәреп киткәндер.

Суд лениногорскилыны административ җаваплылыкка тартып, 45 мең сум күләмендә штраф салган. 

Хәзер инде җәяү йөрергә туры киләчәк, чөнки хуҗа ел ярымга йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев