Лениногорскида юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе тоткарланган
Лениногорскиның Моряков урамында юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе табылган һәм тоткарланган.
Автоинспекция хезмәткәрләре һәлакәт урыныннан качып киткән автомобиль йөртүченең кем булуын тиз ачыклаган. Хокук бозучыга карата өч административ беркетмә төзелгән, шул исәптән полиция хезмәткәренең законлы боерыгына буйсынмаган өчен РФ административ Кодексының 19.3 маддәсе һәм исереклек халәтенә медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен 12.26 маддәсе нигезендә.
Хокук бозучының автомобиле эвакуацияләнгән һәм махсус стоянкага урнаштырылган, машина йөртүче үзе Лениногорск суды эш материалларын караганчы тоткарланган.
Фото Лениногорск автоинспекциясе бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев