Мамадыш районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Мамадыш районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган

Бүген Татарстанның Мамадыш районында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

28 яшьлек кыз «Лада» автомобиле руле артында икенчел юл буйлап хәрәкәт иткәндә, юл чатында «ГАЗель» йөк машинасына юл бирмәгән. Бәрелүдән ике машина да кюветка очып китә, «ГАЗель» бер якка ава.

Һәлакәт нәтиҗәсендә кыз җәрәхәтләр ала, ә аның алгы утыргычта барган 50 яшьлек пассажиры урында ук үлә.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев