Районның Федотовка авылында йөртү хокукы булмаган яшүсмерне тоткарлаганнар
Мопед та - юл хәрәкәтендә катнашучы.
Лениногорск автоинспекторлары районыбызның Федотовка авылында юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучыны тоткарлаганнар.
Авылның Нагорная урамында «Alpfa» мопедында йөрүче 2008 елгы балигъ булмаган яшүсмерне тукталар. Баксаң, аның транспорт чарасын йөртергә хокукы да булмаган.
Яшүсмер-егеткә карата РФ КоАП 12.7 маддәсенең 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелә, бу хокук бозу өчен штраф 5 000 сумнан 15 000 сумга кадәр тәшкил итә.
Транспорт чарасы алынган һәм махсус тукталышка озатылган.
Шулай ук яшүсмер-егетнең әти-әнисе дә административ җаваплылыкка тартылачак, дип хәбәр итә Лениногорск автоинспекциясе.
фото: Лениногорск ГАИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев