Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Руль артында утыручы лениногорскилыга каршы килгән машина яктысы зыян салган

20 гыйнвар көнне кичке сәгать сигездә Бөгелмә - Лениногорск юлында Kia Rio автомобиле юлдан аска төшеп киткән һәм ауган.

Авария  автомобиль белән идарә итүче 1988 нче елгы ир-ат транспорт чарасы белән идарәне югалтуыннан килеп чыккан.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә биргән аңлатмасында, ул  һәлакәтнең сәбәбе - каршы килгән автомобильнең аеруча якты фаралары күзен сукрайтуын  әйткән.

Инспекция тикшерүе дөрестән дә, зыян күрүчегә каршы килгән автомобильнең шоферы Административ Кодексны 12.5 маддәсенең 3 өлешен бозуын ачыклаган. Ул  мөстәкыйль рәвештә машинасына өстәмә яктырту урнаштырган.

Административ Кодексның әлеге маддәсе транспорт чараларына кызыл төстәге өстәмә яктылык приборлары яки эш режимы юл йөрү кагыйдәләренә туры килмәгән утлар урнаштырылган транспорт белән идарә итүгә багышлана. «Бу маддәне бозган автомобиль йөртүченең ут җайланмаларын тартып алачаклар һәм алты айдан унике айга кадәр идарә итү хокукларыннан мәхрүм итәчәкләр», - дип хәбәр иттеләр Лениногорск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә.

 

фото: ГАИ Лениногорск

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев