"Туй көнебездә һәлак булды"
Яшь ирнең бер юанычы - кызы, ул да дәваханәдә.
Чиләбе өлкәсендә коточкыч автоавария булган. Нәтиҗәдә, яшь хатын һәлак булган.- Алина 4-5 ел инде машина йөртә. Авария булган юлны да ул яхшы белә. Ул һәрвакыт юл кагыйдәләрен үтәп, сак йөртте. Нишләп каршы юлга чыгып, андагы машинага бәрелгәнен аңлый алмыйм. Юкса, машина да төзек иде, - ди хатынның тормыш иптәше.
Бу яшь пар шушы көнне өйләнешкәннәренең 4 еллыгын билгеләгән булган. Алар кечкенә кыз тәрбияләгән булган. Бала махсус креслода булганлыктан гына исән калган. Ул - дәваханәдә. Хатын бәрелгән машинаның водителе дә операция кичергән.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
http://baltaci.ru/news/yuhidi-h%D3%99b%D3%99r-it%D3%99/tuy-knebezd-lak-buldy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев