Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Урмышлы мәктәбе укучылары юлда имин йөрү яклы

Балалар катнашындагы аварияләрне киметү максаттыннан, Лениногорск районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы узды.

Бу атналыкта юл хәрәкәтендә иң яшь катнашучыларның иминлек проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар узды.

Чара барышында  ата-аналарның балаларын автомобильдә ничек йөртүләре һәм җәяүлеләрнең кичке вакытта яктылыкны кире кайтара торган элементлар йөртү-йөртмәве дә тикшерелде. Хәзер көннәр кыскарды, тиз караңгы төшә. Шунлыктан җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланырга кирәк.

Урмышлы мәктәбендә “Юл йөрү кагыйдәләренең бердәм көне”н үткәрделәр. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында  һәм «Өй -мәктәп-өй» маршруты турында белешмәлекләрне мәктәп укучылары таратты.  Зуррак класс мәктәп укучылары кечкенә сыйныфларга юлда һәм транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, көзге чорда юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементларны киеп йөрүнең кирәклеген исләренә төшерделәр.

Башлангыч сыйныф укучылары белән “Юл хәрәкәте отличниклары” уены үткәрелде. Балалар юл ситуацияләре турында фикер алыштылар, табышмакларга җавап бирделәр.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев