Лениногорскида «Автоледи-2023» муниципаль конкурсы үтте (+фотолар)
Лениногорскида «Автоледи — 2023» муниципаль конкурсында 14 хатын-кыз катнашты.
Хатын-кызларыбыз, иң элек, 11 нче гимназиядә компьютер аша конкурсның теория өлешен бирде. Барлыгы 20 сорау булса, аларга җавап бирер өчен дә 20 минут кына бирелгән иде. Беренче булып, 6 минут эчендә, сорауларга Алинә Галимова җавап бирде.
Мәсәлән, хатын-кызлар арасында 8 минут эчендә сорауларга җавап биргән Мария Тимирова шәһәребезнең 27 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
«10 ел инде руль артында, ДОСААФта укыдым, беренче тапкырдан имтиханнарны бирдем. Аллага шөкер, авариягә эләккәнем булмады, язмасын да. Беренче тапкыр руль артына утырганда 18 яшь иде миңа. Конкурска килгәндә, сораулар җиңел күренсә дә, араларында кыенраклары да бар иде. Ләкин, бирешәсем килмәде, җавапны дөрес язырга тырыштым. Һәм, менә, 100 бал җыйдым», дип уртаклашты ул.
Конкурста катнашучы Ләйсән Шәрәфетдинова да инде 8 ел машина йөртә икән. «Автоледи-2023» конкурсында беренче тапкыр катнаша. «Бирелгән сорауларга тизрәк җавап әйтергә тырыштым, барысы да таныш иде», диде ул.
Теоретик өлеш тәмамлангач, хатын-кызларыбыз ДОСААФка юл алды. Анда практик өлешне тапшырды. Машинаны коридор аша үткәрү, алга таба елан кебек йөрү, стоянкага кую, стоп линия кебек биремнәрне үтәде алар.
Нәтиҗәдә, конкурсның муниципаль этабында хатын-кызлар арасында I урынны Алинә Галимова яуласа, II нче урынны Мария Тимирова, III нче урынга Ирина Чумарина лаек булды.
Рамия Гарифуллина мәгълүматы һәм фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев