Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәш авылында яңа сельсовет бинасы ачылды

Бүген районыбызда шатлыклы тантана -   Тимәш  авылында авыл җирлеге башкарма комитетының яңа  бинасы ачылды.


Анда “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы“ Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

Тимәштәге яңа сельсовет бинасы “авыл җирлегендә административ башкарма комитет биналарын төзү” программасы нигезендә сафка басты. Ул дүрт ай эчендә төзелде. Бу - районда әлеге программа нигезендә төзелгән беренче бина.

Яңа бина искесе янында урнашкан. Бик матур, җайлы гына килеп чыккан. Бина эче якты,  һәр белгечнең үз кабинеты бар. Программага мебельләр белән тәэмин итү дә кергәнлектән, мебельләр дә урнаштырылган. Инженерлык челтәрләре сузылган. Иске сельсовет бинасын исә китапханә итеп ясаячаклар. 


Бина ачылуга килгән халыкны район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Совет Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Тимәш авыл башлыгы Рафаэль Сираев сәламләде.
-    Җирле үзидарә органнары күп төрле мәсьәләләр чишү белән мәшгуль. Кешеләр яңа биналарга бары тик яхшы хәбәрләр белән генә килсен иде. Бина хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итсен, - дип теләделәр.

Бинаны төзүче оешмага Рәхмәт хаты тапшырылды. Әгъзам Гобәйдуллин исә Ассоциация исеменнән картина бүләк итте.

Розалия Мостафина тексты һәм фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X