Гөмбә маринадлау рецепты
Зөлфия Дәүләтова рецепты
Башта гөмбәләрне юып, 20 минут тозсыз суда пешереп алам. Аннары маринад әзерлим. Аның өчен 1 л суга 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы серкә, 2 аш кашыгы үсемлек мае салып кайнатам. Аннары аңа 2 дәфнә яфрагы, 6 данә түгәрәк кара борыч, 2 тырнак сарымсак салып кайнатып чыгарам.
Чайкап алынган гөмбәләрне әлеге маринадка салып, 10 минут пешерәм дә стерильләштерелгән банкаларга тутырам.
https://vatantat.ru/2022/10/94337/
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев