Балалар юлда имин йөрү яклы икәнен исбатладылар.
Лениногорскиның 6 нчы балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр өчен "Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр" дигән ел саен үткәрелә торган интерактив муниципаль онлайн-олимпиада узды.
Чара юл йөрү кагыйдәләре буенча муниципаль база мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында сәләтле тәрбияләнүчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, шулай ук балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау максатыннан оештырылды.
Олимпиадада 30 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе үз тәрбияләнүчеләре белән катнашты. Барлык катнашучылар биремнәрне уңышлы үтәделәр. Жюри әгъзалары (жюри составында мәгариф идарәсенең баш белгече Гөлүсә Галимова Мәгариф идарәсе методисты Елена Братенькина һәм Лениногорск районындагы “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Эльвира Кирдянова иде) нәтиҗәләр ясадылар, чараны оештыручыларга балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен кирәкле шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерделәр һәм катнашучыларга Мәгариф идарәсенең грамоталарын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Нәтиҗәләр болайрак: беренче урынны 19нчы балалар бакчасыннан – Нияз Сәлимов, икенче урынны 15нче бакчадан – Александр Косичкин, 2нче бакчадан Виктория Шингаркина, 7нче бакчадан Максим Копылов, өченче урынны – 20нче бакчадан – Нияз Шәнгәрәев, 26нчы бакчадан Кристина Белоусова, 26нчы бакчадан Екатерина Сергеева алды.
Нет комментариев