Грипптан өзлегүнең билгеләрен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов атады.
«Ашыгыч рәвештә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүне таләп итә торган билгеләр — аң бозылу, сөйләмнең буталуы, температураның 40 градустан югары күтәрелүе һәм температура төшерә торган дарулар кабул иткәннән соң да кимемәве. Куркыныч билгеләр арасында шулай ук көзән җыеру, хәрәкәтләрне координацияләү бозылу, сулыш алу кыенлашу, буылу һәм көчле баш авыртуы бар. Бу билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм бригадасын чакырырга кирәк», — дип киңәш итте Лопушов.
Ул бу хакта «Татар-информ»да 2026 елның ноябрендәге санитария-эпидемиология вазгыятенә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.
Ә температура 38 градустан түбән булса, бу халәт куркыныч саналмый һәм ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәкми, дип өстәде ул.
Нет комментариев