Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан кырларында иген суктыралар, менә шундый смайликлар да ясыйлар (фотолар)

Соңгы берничә көндә интернет Татарстан кырларындагы саламнан ясалган фигуралар турында шаулады. Комбайнчылар ясаган, диючеләр дә булды. Ялгыша күрмәгез! Аларны амбарда эшләүче яшьләр, хезмәт коллективлары ясаган икән! Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә креатив иделәргә урын бар икән бит! Ютазы районы кырларында хәзер башка районнарда булмаган нәрсәләр пәйда булган. Смайликлы һәм паровоз формасындагы...

Соңгы берничә көндә интернет Татарстан кырларындагы саламнан ясалган фигуралар турында шаулады. Комбайнчылар ясаган, диючеләр дә булды. Ялгыша күрмәгез! Аларны амбарда эшләүче яшьләр, хезмәт коллективлары ясаган икән! Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә креатив иделәргә урын бар икән бит!
Ютазы районы кырларында хәзер башка районнарда булмаган нәрсәләр пәйда булган. Смайликлы һәм паровоз формасындагы салам тюкларын биредә генә күрергә була. Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриевтан чыккан бу идеяне Яссы Тугай авылында урнашкан «Уңыш» җәмгыятендә хезмәт куючылар башкарган.
- Безнең ындыр табагында студентлар, укучылар эшли. Буяулар алдык та, кырга чыгып киттек, алар саламга рәсем ясады. Ә салам тюкларын кирәкле формага китереп механизаторыбыз өеп куйды. Паровозның алдына - йолдызлар, ә арткы ягына урак һәм чүкеч ясадылар. Заманага туры китереп, яшьләр смайликлар да төшерде. Бу эшне бергәләп башкарып чыктык. Анда авылыбыз яшьләре катнашты, - ди Аяз Шәфигуллин.
Яшьләр саламга рәсемне иртәнге 10да төшерә башласа, көндезге 2гә фигуралар инде әзер дә була. Салам «һәйкәл»ләре тагын ике атна тирәсе кешеләрне шатландырып торачак. Тик узып баручыларның, фотога төшәм дип әлеге матурлыкны җимерә башлавы гына кызганыч! Ник без гүзәллекнең, башка кешеләрнең хезмәтен кадерли белмибез икән?! Ватуы берни түгел, ә аны яңадан торгызуы ай-һай җиңел түгел!
- Кызганыч, кешеләр фотога төшәм, дип паровозны җимерделәр. Төрле төбәк кешеләре, 20шәр машина туктап, шушы фигуралар янында фотосессия ясый иде. Без эшне тәмамлап өлгергәнче инде фотога төшә башлаучылар табылды. «Фигураларны җимермәгез!», дип язмаган идек. «Паровоз»ның кабинасына ук менә-менә фотога төшәрләр, дип кем уйлаган, - ди хуҗалык җитәкчесе.
Кызганыч, матурлыкны кайбер кешеләр тискәре итеп күрергә ярата. Шуңа да кайберәүләр инде буяулы салам ашаган сыерларның «химия»ле сөт бирәчәге турында борчыла башлаган Аяз әфәнденең моңа үз җавабы:
- Бу салам ферма хайваннары астына түшәү өчен генә кулланылачак. Хәзер сыерларга салам ашатканыбыз юк. Чөнки алар салам ашамый. Алай итеп сөт алып та булмый. Шуңа күрә халыкны тынычландырасым килә.
Чыганак: yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев