Яңа Иштирәк авылында халык җыены узды. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре, авыл халкы катнашты.
Авыл башлыгы Гөлия Мәүлетова авылдагы хәлләр белән таныштырды, узган елларда үзара салым акчасына эшләнгән эшләр турында сөйләде. Монда үзара салым акчасының күләмен арттыру турында сөйләштеләр, ул 150 сум булачак.
Шәхси хуҗалыклар да...

Шәхси хуҗалыклар да программаларда актив катнаша икән, 3 гаилә маллар өчен сарай төзү буенча субсидия алуга ирешкән.
Ел дәверендә халыктан 29 тонна сөт сатып алынган.
Район башлыгы Рәгатҗ Хөсәенов шәһәр һәм районда барган төзелешләр,яңа объектлар турында сөйләде.
Җыен хакында тулырак "Заман сулышы"ның алдагы санында укыгыз.

Нет комментариев