Яшь терлекләр өчен файдалы кычыткан, ылысны 14 июньгә кадәр җыярга була
Яшь бозауларга витамин һәм минераллар комплексы буларак бирелүче кычыткан, себерке һәм ылысны җыю өчен әле вакыт бар. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтте.
“Вакытны әрәм итмәскә, кышын бирелә торган табигый витаминнарны җыеп калырга кирәк. Дөрес, безгә иң кадерлесе, файдалысы – май үләне. Әмма май ул иске календарь буенча 14 июньгә кадәр дәвам итә. Шуңа күрә, мөмкинлек табып, районнарда бу эшне оештырырга кирәк. Хәзер күп хуҗалыклар инде мондый үләннәр җыймый. Югары технологияләр белән эш итүче комплексларда, өстәмә азык буларак, төрле витаминнар җыелмасы куллана.
Әмма иске тәртип белән эшли торган фермаларда кычыткан, миллек, ылыс кебек табигый витаминнар – алыштыргысыз. Аның файдасы бик зур. Өстәмә азык бирелмәгән фермаларда, табигый витаминнар кулланылырга тиеш”, - диде республиканың баш ветеринары.
Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/07/165540/
yandex.ru/images/search?p=3&text=веточный%20корм%20для%20телят&img_url фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев