Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Зеленая Рощада мөгезсез сыерлар мул сөт бирә (фотолар)

Районыбызның Зеленая Роща авылында урнашкан "Союз Агро" җәмгыятенең "Зеленогорский" бүлекчәсендәге сыерлар үзләре мөгезсез, ләкин сөтне мул бирә. Бүгенгесе көндә биредә бер сыердан 15-15,5 килограмм сөт савалар. Мондый югары күрсәткечләр белән районның берничә хуҗалыгы гына мактана ала. Аграр предприятиедә терлекчелек буенча узган семинарда малларны ашату, тәрбияләү, кулланылучы ветеринария чаралары белән башкаларны...

Районыбызның Зеленая Роща авылында урнашкан "Союз Агро" җәмгыятенең "Зеленогорский" бүлекчәсендәге сыерлар үзләре мөгезсез, ләкин сөтне мул бирә. Бүгенгесе көндә биредә бер сыердан 15-15,5 килограмм сөт савалар. Мондый югары күрсәткечләр белән районның берничә хуҗалыгы гына мактана ала.

Аграр предприятиедә терлекчелек буенча узган семинарда малларны ашату, тәрбияләү, кулланылучы ветеринария чаралары белән башкаларны да таныштырдылар. Семинарда катнашучы авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, фермерлар, зоовет белгечләр өчен дәрес сыман үтте ул.

Чыннан да, биредә сыерларның мөгезе юк. Ветеринария белгечләре аңлатуынча, сыерлар күпчелек очракта мөгезләрен бәреп, сөзешеп җәрәхәтләр ала, шуннан төрле авырулар килеп чыга. Авыруларны дәвалау өчен антибиотиклар кулланыла, бу үз чиратында, продуктивлыкны киметә. Шунлыктан "Зеленогорский" бүлекчәсендә бозау туганнан соң, 25-30 көн эчендә аларның мөгезләрен махсус аппарат белән яндыралар. Әлеге эшне ничек башкаруларын семинарда катнашучыларга да күрсәттеләр. Хуҗалыкта тиешле технологияләр төгәл үтәлгәнлектән, сөтне дә мул савалар, 170 баш савым сыеры исәпләнә.

Шулай ук мондагы хуҗалыкта сыерларның тоягын кисү, чистарту буенча даими эш алып барыла. Билгеле булганча, кыш көне аз хәрәкәтләнгәнлектән, тоякның катламы калыная, бу деформация китереп чыгара. Вакытында чистартмасаң, аякларның һәм тоякларның йомшак тукымасына зарар килә, дип аңлатты ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов. Биредә хуҗалыкның мал табибы тоякны кисү, чистарту эшен башкаларга да күрсәтте. Шулай итеп тиз арада сыерга "педикюр" да ясап куйдылар.

"Зеленогорский" бүлекчәсенең үз азык цехы бар. Малларны сыйфатлы азык белән тукландыру үз нәтиҗәсен бирә - монда тәүлеклек артым - 863 грамм тәшкил итә. Узган ел 215 баш бозау туган.

Семинарда катнашучылар нәселле, көр үгезләрне дә карап үттеләр. Сыерлар, бозаулар тора торган ферма эчендә булдылар. "Зеленогорский" хуҗалыгында сөтне мул саугач, аңардан табыш та яхшы керә икән. Аңлатуларынча, биредә сөтнең үз бәясе 15 сум 70 тиен тәшкил итә, 21 сум 70 тиен белән реализацияләнә. Димәк, 1 литрдан 7 сум файда алалар. Хуҗалыкның сыер савучылары да яхшы кәеф белән эшкә йөри.

- Ике тапкыр савабыз. Эш шартлары уңай. Ашату, тәрбияләү тиешенчә. Без эштән канәгать, - ди сыер савучы Лилия Гайсина белән Татьяна Исаева.

Материал һәм фотолар авторы: Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев