Лениногорск Ветераннар советында Әниләр көнен билгеләп үттеләр
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Ветераннар советында Әниләр көнен билгеләп үттеләр

Истә калырлык очрашу узды: бер табын артына төрле буын һәм төрле милләттән булган әниләр җыелды.

Очрашуга җыелган әниләрне шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова котлады, җылы теләкләрен җиткерде. Ветераннар турында горурлык һәм җылылык белән Ветераннар советы рәисе Галия Халимова сөйләде.

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең әниләренә аерым рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты вәкиле Сания Арсланова аларга чын күңелдән рәхмәтен белдерде. Аның сүзләрендә барысы да бар иде: рәхмәт тә, хәтер дә, һәрчак янәшәдә булырга вәгъдә дә.

Мәдәният сараеның «Сүнмәс ялкын» ансамбле кунакларга җыр-бию бүләк итте. Артистларның һәр чыгышын көчле алкышлаулар булды.

 Мул табынсыз нинди бәйрәм булсын инде! Спонсор буларак катнашкан кафелар кунакларны тәм-томнар белән сыйлады. 


Нет комментариев