Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Фельдшер- лаборант Роза Бакирова турында

Язмам герое - Роза Касыйм кызы Бакирова.­ ­Аны бездә белмәгән кеше сирәктер, чөнки өч дистә елга якын ул үзәк хастаханәдә фельдшер- лаборант булып эшли. - Бәләкәй чактан ук ак халатлы абый-апаларга кызыга идем. Курчакларга укол кадап, пробиркалар табып, шулар белән уйнап үстем, - дип искә ала Трактор поселогында дөньяга килгән...

Язмам герое - Роза Касыйм кызы Бакирова.­ ­Аны бездә белмәгән кеше сирәктер, чөнки өч дистә елга якын ул үзәк хастаханәдә фельдшер- лаборант булып эшли.


- Бәләкәй чактан ук ак халатлы абый-апаларга кызыга идем. Курчакларга укол кадап, пробиркалар табып, шулар белән уйнап үстем, - дип искә ала Трактор поселогында дөньяга килгән кыз. Аңа җиде яше тулган вакытта гаиләсе Сарабиккол авылына күченеп китә. Балачагы һәм яшүсмер вакыты шушы ямьле авылда үтә аның. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Бөгелмә медицина колледжына укырга керә. Өч ел шәфкать туташы һөнәрен үзләштергәч, яшь белгеч Иске Куак авылындагы стационарда һөнәре буенча беренче адымнарын ясый.
- Иске Куакта эшләгән елны Сарабикколдан көн дә җәяү йөрибез. Шулай берсендә, гадәттәгечә, иртүк санитарка Мәрьям апа белән эшкә барырга чыктык. Берзаман агачлар арасыннан безгә кып-кызыл дүрт күз карап тора, бүреләргә очраганбыз икән. Андагы курыкканны беркайчан да онытмыйм. Озак кына селкенмичә бер урында басып тордык, аннан җанварлар әкрен генә үзләре китеп барды. Бу хәлне авылдашым Рәфискә сөйләгән идем, шул көннән башлап машина белән йөртә башлады.
1985 елны уңган-булган машина йөртүче Рәфис Бакиров белән кавыша һәм яшь гаилә Лениногорскига күченә. Баксаң, Роза ханымның тормыш иптәше белән иңгә-иң куешып яшәүләренә дә 30 ел вакыт үткән, үзенә исә 50 яшь тулды. Күптән түгел, медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан, Роза Бакировага намуслы хезмәте өчен шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов тантаналы төстә Мактау кәгазе тапшырды.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 51 нче номер саныннан укый аласыз.
Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: роза бакирова