Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскиның 26нчы балалар бакчасында Сабан туе гөрләде (фотолар)

Балалар бу бәйрәмне күптән көттеләр. Алар сабантуй турында шигырьләр, җырлар өйрәнделәр.

Бәйрәмгә   әкият геройлары Су анасы һәм Шүрәле килде, балалар белән бергәләп бию дә башкардылар.  Бию Шүрәлегә дә бик ошады. Су анасы биргән табышмакларның җавабын бик тиз таптылар балалар.  Бәйрәм дә Шаян кыз балалар белән күңелле уеннар оештырды.

Сабантуйда балалар үз-ара көч сынаштылар, иң көчле малай (өлкән төркемнән) Тумаев Саша, (уртанчылар төркеменән) Закариев Әдил  булды. Кашыккка йомыкка куеп йөгерүдә  Салахова Әминә, Зиннатуллина Сабрина беренчеләр булдылар, ә аркан тартышуда өлкәннәр төркеме җинде. ”Минхаузин ярдәсе”  ярышын да Фазылова Амилия, Хайруллина Илина,  Вахитова Самирага   тиңнәр булмады.

 Бәйрәмгә ямь өстәп, бакчабыз хезмәткәре Энҗе  Фахриева шигыри мизгелләр  бүләк итте. Ул үзенең кечкенә чагында Сабантуйга әзерләнүен искә алып, хәтирәләре белән бүлеште: гаиләдә дүрт кызга әби  күлмәкләр тегеп бирә иде . Сабан туен  кечкенә чагында көтеп ала идек. Һәрберебез дә яңа күлмәк, яңа аяк киеме киеп  бәйрәмгә бара идек. Матур истәлекләр Энҗе апаның күңел сандыгында саклана. Бүгенге бәйрәм балалар күңелен дә шулай кадерле  мизгелләр булып сакланыр диеп уйлыйм,чөнки аларныд шат тавышларыннан н гөрләп торды  26нчы балалар бакчасы.

 

26нчы балалар бакчасы тәрбиячесе,
  Фәридә Якупова

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев