Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Түбән Чыршылы – Федотовка дуслыгы

Без күршеләребез Федотовка авылы керәшеннәре һәм Кузьминовкада яшәүче төрле милләт халкы белән дус яшибез. Бу элек-электән шулай килә: әби-бабаларыбыз алыш-биреш тә ясаганнар, үзара кунакка да йөрешкәннәр. Шушы көннәрдә Түбән Чыршылы мәктәбендә Федотовка авылы укучыларын һәм укытучыларын чакырып очрашу уздырдык.Татар һәм керәшен җырлары-биюләре, милли уеннарын, киемнәрен күрдек. Сөйләшеп-аралашып утырдык. Керәшеннәр сөйләшкәндә...

Без күршеләребез Федотовка авылы керәшеннәре һәм Кузьминовкада яшәүче төрле милләт халкы белән дус яшибез. Бу элек-электән шулай килә: әби-бабаларыбыз алыш-биреш тә ясаганнар, үзара кунакка да йөрешкәннәр.
Шушы көннәрдә Түбән Чыршылы мәктәбендә Федотовка авылы укучыларын һәм укытучыларын чакырып очрашу уздырдык.Татар һәм керәшен җырлары-биюләре, милли уеннарын, киемнәрен күрдек. Сөйләшеп-аралашып утырдык. Керәшеннәр сөйләшкәндә дә йомшак итеп, җырга салган кебек сөйләшәләр, ә җырлаганда тагын да матуррак килеп чыга икән.
Кунаклар тарафыннан тальян гармунга кушылып башкарылган "Җиләк җыйдым" җыры күңелгә аеруча якын булды. Ул көнне "Дуслык күпере" очрашуы дуслыкны тагын да ныгытты. Уңай тәэсирләр алдык, киләчәктә тагын да шундый күңелле кичәләр уздырырга килештек.
Әлеге чара күңелдә онытылмас тәэсирләр калдырды. Һәр халыкның кабатланмас рухи дөньясы бар, мәдәни мирасыбыз бик бай икән. Әгәр халык үз телен, динен, тарихын, гореф-гадәтләрен сакламаса, тарих битләреннән юкка чыгарга мөмкин, диләр. Алар башка халыклар эчендә эреп юкка чыгып бетәчәкләр. Үзебезне үзебез хөрмәт итмәсәк, безне кем генә хөрмәт итәр соң? Горур булыйк, халкыбыз мирасын хөрмәт итик.

Ришат Әхмәдиев

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев