Һәркем өчен.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кеше вафат булганнан соң аның изге гамәлләре язылудан туктатыла, әмма моның өч искәрмәсе бар. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин хәбәр итте.
Дәлил итеп мөфти Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) сүзләрен китерә:
«Кеше үлгәч, аның өч нәрсәдән кала башка эшләре туктатыла: өзлексез сәдака, башка кешеләр файдалана ала торган белемнәр, яки Аллаһы Тәгаләгә аның өчен ялварып дога кылучы балалар».
Әлеге хәдис текстын Камил Сәмигуллин үзенең социаль челтәрдәге каналында уртаклашкан.
https://sarman-rt.ru
Нет комментариев