Җырчы Земфираны суд приставлары эзли
Суд приставлары Хамовники районында яшәүче җырчы Земфираны коммуналь хезмәтләр өчен 11 мең сум бурычы җыелу сәбәпле эзли, дип хәбәр итә РЕН ТВ.
Артист үзе бу вакыйга турында берни дә әйтми. Кайбер мәгълүматлар буенча, суд Земфирага ике ел элек үк инде бурычын түләргә кушкан. Бу вакыт эчендә сумма тагын да арткан, әмма һаман түләнмәгән килеш кала бирә.
Земфира 2003 елдан бирле ике бүлмәле фатирда яши. Белгечләр тарафыннан җырчының фатиры бүгенге көндә 250 мең долларга бәяләнә.
Фото: скриншот инстаграм
http://saby-rt.ru/news/novosti/yrchy-zemfirany-sud-pristavlary-ezli
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев