Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорск хуҗабикәләренә “тозлы” киңәшләр

Хуҗалыкта тозны ашарга пешергәндә генә түгел, ә башка максатларда да кулланырга була.

  • Тоз ярдәмендә  плитәдәге май тапларын да чистартырга була. Моның өчен кайнар плитәгә күп итеп тоз сибәргә, ә аннары берничә тапкыр кәгазь белән сөртеп алырга.

  • Яңа чуен табаны кулланыр алдыннан, башта тоз салып, ут өстенә куегыз һәм җылытып алыгыз. Аннары шул ук тоз белән ышкып, май сылагыз да яхшылап кыздырыгыз. Мондый табада кыздырылган ризыклар көймәс.

  • Юганнан соң аш тозы салынган салкын суда чайкап алсагыз, карасу төстәге ефәк һәм сатин тукымада эшләнгән кием-салымның ялтыравы озаграк саклана.

  • Җылыткычтагы суга бераз тоз кушсагыз, кайнарлыгы озаграк  сакланыр.

  • Кайрар алдыннан тозлы суда чылатып алсагыз, пычаклар җиңелрәк үткенләнер һәм тиз үтмәсләнмәс.

  • Бик әче җиләк-җимешләрдән татлысу кайнатасыз икән, башта татлысуга бераз тоз салып кайнатып чыгарыгыз һәм шуннан соң гына шикәр комы өстәгез.

Чыганак: “Юлдаш” календаре.

ФОТО:http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев