Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

11нче гимназия укучысы Ильяның укуга омтылышы зур

Үз укучысының уңышына ихлас күңелдән шатлана белү – укытучыга хас сыйфат.

11нче гимназиянең 11нче сыйныф укучысы Илья өчен дә математика укытучысы Алсу Кәримова чын күңелдән куана, 10нчы класска кадәр сыйныф җитәкчесе булган  Лилия Галимованың да горурлыгы булды.

Илья Колсанов гимназиядә 7нче сыйныфтан укый башлый, аңарчы 1нче мәктәптә белем алган. Гимназиягә килүгә бик тиз коллективка да ияләшә, дуслар да таба. “Илья мәктәптә дә, өйдә тәртипле, тәрбияле, киң эрудицияле. Сыйныфташларына да һәрвакыт булыша. Мин Илья укыган сыйныфны ике ел элек, 9нчы сыйныфны тәмамлагач кабул итеп алдым. Моңарчы алар Лилия Галимовада иде, ул да аның турында бик уңай фикерләр әйтте. Ильяның сәләтен ачуда зур өлеш кертте ул”, - ди класс җитәкчесе Алсу Кәримова.

Илья уку процессында  төгәл фәннәр буенча уңышка ирешә. Әлбәттә, бу юнәлештә гимназиянең математика укытучысы Алсу Әмировнаның өлеше зур. Илья белән Алсу Кәримова төрле олимпиадаларга барып, призлы урыннар, җиңүләр яулап кайтырга өлгерделәр. Ильяның уңышлары 2020 елда башлана. КФУ регионара “Математика” предметы олимпиадасында икенче урын яулый.

Шул ук елны Әлмәт нефть институтының регионара оимпиадасында өченче урынны ала. “Путь к Олимпу” республика олимпиадасында математика буенча җиңүче исемен ала, физика буенча өченче урында.  Шушы ук олимпиада аңа 2021 елда зур уңышлар алып килә. Бер мәкаләдә генә барлык уңышларны санап чыгу да мөмкин түгел.

Әле менә күптән түгел “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында математика буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасы йомгаклау этабы үтте.  Берничә көн дәвамында катлаулы биремнәрне чишкәннән соң,  Илья әлеге олимпиаданың җиңүчесе булды, барлык биремнәрне дөрес һәм төгәл итеп эшләгән, физика фәненнән исә – призер.
Хәзер алда – математика фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының регииональ этабында җиңү яулауга омтылу тора. Әлбәттә, җиңүгә ышаныч бар.

-    Талантлы укучыма киләчәктә дә уңышлар телим. Ул әдәпле, ярдәмчел, белемле, күп укырга ярата, бу тормышта югалып калмаячак. Башка укучыларда аңардагы кебек укуга омтылыш, теләк булсын дип телим, - ди Алсу Әмир кызы.

Тулырак "Заман сулышы" газетында.

Фото: мәктәптән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев