Татарстанда 1400 укытучы җитми
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 1400 укытучы җитми

Татарстан мәктәпләрендә 261 – математика, 212 рус теле укытучысы җитми.

Башлангыч сыйныф, физика укытучыларына да ихтыяҗ зур. Барлыгы 1,4 меңләп укытучы җитми дип исәпләнә.

Республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында шулай дип белдерде. Ул 2025 елда Татарстанда мәгариф үсеше программаларын гамәлгә ашыру барышы турында ТР Министрлар Кабинеты докладын тәкъдим итте.

«Укытучыларга кытлык бар, тик былтыргы белән чагыштырганда, бу сан кимеде. Узган ел ихтыяҗ зуррак иде. Шактый зур күләмдә грантлар булдырылды. «Физмат алгарышы», «Физхим алгарышы» проектлары гамәлгә кертелде. Һәр яшь белгеч исәптә. Алар ай саен өстәмә рәвештә 10 мең сум ала. Тармакка 4 меңләп яшь белгеч килә, бу сан тотрыклы», – диде Рамил Хәйруллин.

Рамил Хәйруллин әйтүенчә, авыл һәм шәһәр укытучысына ярдәм чаралары аерыла. «Сыйныф җитәкчеләре өчен шәһәрдә – 5 мең, авылларда 10 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган», – диде ул. Гәрчә сыйныфта балалар саны авылларда азрак булса да, дип сүз алыштылар утырышта.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев