13 ЯШЬЛЕК МАЛАЙ БМВДА ИКЕ ПЕНСИОНЕРНЫ ТАПТАТКАН: БЕРСЕ ВАФАТ, ИКЕНЧЕСЕ СЫРХАУХАНӘДӘ
ҖӘМГЫЯТЬ

13 ЯШЬЛЕК МАЛАЙ БМВДА ИКЕ ПЕНСИОНЕРНЫ ТАПТАТКАН: БЕРСЕ ВАФАТ, ИКЕНЧЕСЕ СЫРХАУХАНӘДӘ

13 яшьлек укучы БМВ-530 XI автомобилендә ике пенсионерны таптата. Бу хәл Зәй районының Түбән Биеш авылында Карл Маркс урамында була. "НТР" каналы хәбәр итүенчә, малай автомобилендә артка чигенгәндә пенсионерларны күрми һәм аларны таптата. Аларның берсе фаҗига булган урында һәлак була. Пенсионерларның берсенә 60, икенчесенә 67 яшь булган. Вакыйга 31 декабрьдә...

13 яшьлек укучы БМВ-530 XI автомобилендә ике пенсионерны таптата.
Бу хәл Зәй районының Түбән Биеш авылында Карл Маркс урамында була. "НТР" каналы хәбәр итүенчә, малай автомобилендә артка чигенгәндә пенсионерларны күрми һәм аларны таптата. Аларның берсе фаҗига булган урында һәлак була.

Пенсионерларның берсенә 60, икенчесенә 67 яшь булган. Вакыйга 31 декабрьдә 23.30 сәгатьтә була.

Автомобильнең хуҗасы - укучының 36 яшьлек бизнесмен абыйсы. Авариядән соң малай һәлакәт булган урынны ташлап кача. Малай Чаллы мәктәпләренең берсендә сигезенче класста укыган.

Укучы тоткарланган. Аннан сорау алганнар.

Социаль челтәрләрдә каза күрүчеләрнең бертуган - абыйлы-сеңелле булулары турында язалар.

Нет комментариев