Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аквапаркта 49 яшьлек хатын-кыз үлгән

Башкортстанның Уфа шәһәрендәге "Планета" комплексы аквапаркында алган имгәнүләрдән 49 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. 8 июнь кичендә хокук саклау органнарына аквапарктан хастаханәгә китерелгән хатын-кызның үлеме турында хәбәр керә. Әлеге факт буенча Уфа шәһәренең Октябрь районы тикшерү бүлеге тарафыннан тикшерү алды эше оештырыла. Беренчел тикшерү фаразларына караганда, әлеге хатын-кыз Уфага Мәләвез шәһәреннән...

Башкортстанның Уфа шәһәрендәге "Планета" комплексы аквапаркында алган имгәнүләрдән 49 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән.


8 июнь кичендә хокук саклау органнарына аквапарктан хастаханәгә китерелгән хатын-кызның үлеме турында хәбәр керә. Әлеге факт буенча Уфа шәһәренең Октябрь районы тикшерү бүлеге тарафыннан тикшерү алды эше оештырыла.

Беренчел тикшерү фаразларына караганда, әлеге хатын-кыз Уфага Мәләвез шәһәреннән килгән була. Аквапарктагы таудан төшкәндә башы белән бортка бәрелә һәм хастаханәгә бару юлында ашыгыч ярдәм машинасында үлә.

Тикшерү эше дәвам итә, үлем сәбәбен ачыклау өчен экспертиза билгеләнгән. Шуларның нәтиҗәләреннән чыгып, процессуаль карар кабул ителәчәк.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев