Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

АТЫЛГАН ЙОЛДЫЗ: “КАЗАН ЕГЕТЛӘРЕ”НЕҢ ЭКС-СОЛИСТЫ 19 ЕЛГА КАТЫ РЕЖИМЛЫ КОЛОНИЯГӘ ОЗАТЫЛДЫ

Казанның Вахитов районы суды берничә ел буе барган эшкә нокта куйды. Россиядә тыелган экстремистик төркем оештыру һәм аның тәгълиматларын таратуда 8 кеше гаепле дип табылып, каты режимлы колониягә озатылды. Алар арасында "Казан егетләре"нең экс-солисты Азат Адиев та бар. Суд карарында, Азат "Хизб ут-Тахрир" төркеменең (Россиядә суд тарафыннан тыелган террор төркеме)...

Казанның Вахитов районы суды берничә ел буе барган эшкә нокта куйды. Россиядә тыелган экстремистик төркем оештыру һәм аның тәгълиматларын таратуда 8 кеше гаепле дип табылып, каты режимлы колониягә озатылды. Алар арасында "Казан егетләре"нең экс-солисты Азат Адиев та бар.
Суд карарында, Азат "Хизб ут-Тахрир" төркеменең (Россиядә суд тарафыннан тыелган террор төркеме) югары баскычында торган дип гаепләнә.
Азат Адиевның кулга алынуына күпләр гаҗәпләнде. "Ничек инде Азат? Бигрәк юаш бит ул" диделәр. Бер танышым исә: "Мин аны "Казан егетләре"ндә җырлаганда да кызгана идем, артык җырлатмыйлар да моңа, артта гына тора, гармунда гына уйный", дип уйлый идем, ди.
Азат Адиев тумышы белән Аксубай районының Яңа Ибрай авылыннан. Хәзер аңа 39 яшь. Өйләнгән, дүрт баласы бар. Югары белемле җырчы, үзвакытында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Аның җырчы карьерасын хәтерлисездер. Азат 1997 елдан 2010 елга кадәр, төркем оешкан көннән бирле, "Казан егетләре"ндә җырлады. Бу вакытта дүрт егеттән торган төркемгә "Татарстанның атказанган артистлары" исеме бирелде.
2010 елда Адиев, "Казан егетләре"нең тагын бер җырчысы Вәли Фазлыйәхмәтов белән "башка чыгып", мөселман музыкаларын алга сөреп, "Раян" төркеме астында чыгыш ясый башлады. Шулай итеп, егетләр дини аудиториядә таныла башлады. "Атказанган" исемнәре үзләре белән калды
Азат Адиевның якыннары, билгеле инде, аны бары тик яхшы яктан гына телгә ала. "Татар-информ" хәбәрчесе Азатның әнисе Фәридә апа белән дә элемтәгә керде.
- Улым Аллаһ кушканны үтәп яшәде, - диде ул. - Армиядән кайтуга намазга басты, ел саен уразасын тотты, Корбанын чалды. Аның юк-бар эшләргә вакыты да булмады, дүрт бала үстерделәр. Нахакка бәйләнделәр аңа. Армиядән кайтуга ук эзәрлекли башладылар. 6 январьда Азатка 40 тула. Юк-бар эш белән йөрерлек яшьтә түгел бит.
Фәридә апа сүзләренчә, уртанчы балалары да бүгенге көндә намазда. Калганнары да денсез түгел, Аллаһыга ышанып, сәдакаларын биреп яшиләр.
Азат кулга алынган елны, гаиләгә тагын бер борчу килә. Гаилә башлыгы - Галимҗан абыйда яман шеш табып, операция ясыйлар. Фәридә апа аны калдырып йөри алмый, шуңа күрә судка да килә алмаган. Апелляциягә бирәчәкләрме-юкмы, ул турыда да әлегә әйтә алмый.
- Җәен адвокатлар аша очрашу алуга ирештек. Ике сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык улым белән. "Ышанмагыз, әни", - дип тынычландырды. Ышанмыйм да. Кайтыр, Аллаһ боерса, кайтыр, - диде Фәридә апа Адиева.
Чыганак һәм фото:intertat.tatar/society/atylgan-yoldyz-kazan-egetl-re-ne-eks-solisty-19-elga-katy-rezhimly-koloniyag-ozatyldy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев