Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бакча балаларын җәяүлеләр рәтенә кабул иттеләр (+ФОТОЛАР)

Лениногорск районы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе, шәһәр мәктәпләре һәм балалар бакчалары белән даими элемтәдә тора.

Ел дәвамында, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте очракларын булдырмауга юнәлдерелгән чаралар, шәһәрдә генә түгел, район авыллары мәктәпләрендә дә үтә.

 Бу чараларда җәяүлеләр өчен булган юл хәрәкәте кагыйдәләрен  һәрвакыт хәтердә тотарга һәм аларны тайпылгысыз үтәргә кирәген, балаларга төрле үтемле ысуллар белән җиткерергә тырышалар.

Күптән түгел шундый чараларның берсе шәһәрнең 5 нче балалар бакчасында булды. Әлеге бакча балаларын җәяүлеләр рәтенә кабул иттеләр.

“Җәяүлеләргә багышлану” әлбәттә, гади генә булмады! Балалар башта, юл хәрәкәте кагыйдәләре,  светофор сигналлары, юл билгеләре турында сораулар һәм биремнәре үз эченә алган викторинада белемнәрен күрсәттеләр. Чарада 4 нче мәктәпнең яшь юл инспекторлары отряды, педагогика көллияте студентлары, тәрбиячеләр, балаларның әти –әниләре дә катнашты.

Бу очракта алар гади тамашачы булып кына калмадылар. Кызыклы бер уен сыман үтсә дә, чараның балалар иминлеге өчен бик зур әһәмияткә ия булганлыгын аңлап, балалар белән алдан әзерләнеп, кирәк булса – ярдәмгә килергә әзер булып тордылар.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы учреждениесе начальнигы Зөлфия Рахманова балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм аларны үтәү, шулай ук, караңгы вакытта, 200 метр ераклыктан сизелерлек яктылыкны чагылдыручы элементлар киеп йөрү кирәклеге турында сөйләде. Ә иң тантаналы мизгел -бакча балаларын “җәяүлеләргә багышлау”,бәйрәмнең азагында булды.

Балалар үзләренең бик тә тәртипле җәяүлеләр булачакларына тантаналы төстә ант бирделәр һәм яшь җәяүле таныклыгына ия булдылар. Бакча балаларының бу бәйрәмдә алган белемнәре- шәһәр урамнарында хәвеф-хәтәрсез йөрүнең нигезе булыр дигән өметтә калабыз, диләр чараны оештыручылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев