Бүген көндез Татарстанда көчле җил, яңгыр һәм юеш кар көтелә
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген көндез Татарстанда көчле җил, яңгыр һәм юеш кар көтелә

Бүген Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Көндез юеш кар, яңгыр, көньяктан уртача җил көтелә. Урыны белән көчәйгәндә җил секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Юлларда бозлавык саклана.

Көндез термометр баганалары 3-8 градус җылы күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

https://tatar-inform.tatar/news/bugen-kondez-tatarstanda-kocle-il-yangyr-yues-kar-kotela-5852713

Рамия Гарифуллина фотосы


Бүген көндез Татарстанда көчле җил, яңгыр һәм юеш кар көтелә

Нет комментариев