Бәйрәм көннәрендә үзәк район хастаханәсе поликлиникасы һәм медсанчасть поликлиникасының эш вакыты
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәм көннәрендә үзәк район хастаханәсе поликлиникасы һәм медсанчасть поликлиникасының эш вакыты

Бәйрәм көннәрендә поликлиникаларның эш графигы кирәге чыкса дип, әлеге мәгълүматны тәкъдим итәбез.

 

 

30 декабрьдән һәм 8 гыйнварга кадәр бәйрәм һәм ял көннәре булып санала.

3 һәм 4 гыйнварда ЦРБ һәм медсанчасть поликлиникалары иртәнге 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшли. 

3 һәм 4 гыйнварда гомумпрактика табиблары кабул итә, ашыгыч ярдәм бүлеге эшли, перевязка һәм процедура кабинетлары эшли, өйгә чакыртулар кабул итүгә хезмәт күрсәтәләр, “больничный” кәгазе бирәләр, белешмә “тәрәзә”  эшли. 

5 гыйнварда үзәк район хастаханәсе  (ЦРБ) поликлиникасы кизү тора.

Иртәнге 8.00 сәгатьтән көндезге 11.00гә кадәр ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры кабул итә, белешмә “тәрәзә”, процедура һәм перевязка кабинетлары эшли.
11.00 – 13.00 – өйгә чакыртулар кабул итүгә хезмәт күрсәтү

8 гыйнварда медсанчасть поликлиникасы кизү тора.

Сәгать 8.00дән көндезге 11гә кадәр ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры кабул итә, белешмә “тәрәзә”, процедура һәм перевязка кабинетлары эшли.
11.00 – 13.00 – өйгә чакыртулар кабул итүгә хезмәт күрсәтү.


Нет комментариев