Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чистай районында өстенә кар ишелеп 15 яшьлек үсмер һәлак булган

Малай тирән кар астында калган, аның гомерен саклап кала алмаганнар. Чистай районы Данауровка авылында яр кырыенда уйнаганда өстенә кар ишелеп, 15 яшьлек үсмер һәлак булган. Бу хакта Чистай муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов хәбәр итә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча,...

Малай тирән кар астында калган, аның гомерен саклап кала алмаганнар.

Чистай районы Данауровка авылында яр кырыенда уйнаганда өстенә кар ишелеп, 15 яшьлек үсмер һәлак булган. Бу хакта Чистай муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов хәбәр итә.


Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 112 ашыгыч хезмәте номерына 12 сәгать 43 минутта чокыр тирәсендә уйнаган дүрт баланың берсе чокыр төбенә төшеп китүе турында хәбәр алынган. Ир бала артыннан кар йомгагы тәгәрәп, аны каплап киткән. Малайларның икесе аның артыннан төшеп казый башлаган, өченчесе авылга ярдәм артыннан йөгергән.

"Татар-информ"га Эдуард Хәсәнов сөйләвенчә, 12 сәгат 43 минутта чакырылган "Ашыгыч ярдәм" машинасы медиклары 13 сәгать 1 минутта килгән. Аңа кадәр авыл фельдшеры килгән. Малай тирән кар астында калган булган, аның гомерен саклап кала алмаганнар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/05/157419/

go.mail.ru/search_images?q фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев