Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА: «Нервыларны саклап, тыныч яшәргә кирәк»

- Бар чирләр дә нервыдан диләр бит. Шуңа да, нервыларны саклап, тыныч яшәргә кирәк. Бераз борчылып алсаң, шундук кайсыдыр җир авырта башлый. Сәламәт яшәү рәвеше яклымын: фитнеска йөрим, дөрес тукланам. Хастаханәләргә йөрим, тикшеренеп торам. Күптән түгел башым авырткач та, анализлар барып бирдем. Шөкер, бар да әйбәт. Гел бер генә табибка...

- Бар чирләр дә нервыдан диләр бит. Шуңа да, нервыларны саклап, тыныч яшәргә кирәк. Бераз борчылып алсаң, шундук кайсыдыр җир авырта башлый. Сәламәт яшәү рәвеше яклымын: фитнеска йөрим, дөрес тукланам.

Хастаханәләргә йөрим, тикшеренеп торам. Күптән түгел башым авырткач та, анализлар барып бирдем. Шөкер, бар да әйбәт.

Гел бер генә табибка йөрмим. Мин яхшы белгечләр яклы. Алар түләүле клиникаларда да, дәүләт карамагындагы хастаханәләрдә дә бар. Баланы тикшертәсе булса, табибны бары тик танышлар аша, киңәшләр буенча гына эзлим.
Даруларны бик еш эчмим. Тамак шешү җырлау өчен комаучаламый, ә менә борын тыгылса - бу шундук тавышка «бәрә». Иртәгә - концерт икән, антибиотиклар эчәргә туры килә, алар шундук аякка бастыра. Сөйләшмичәрәк торырга тырышасың. Авырганда тавышны көчәндерсәң, кире аны кайтарырга озак вакыт кирәк.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев