Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәридә апа Мортазина йортын курчак өе итеп тота

Сарабикколга баргач, авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина авылның уңган-булган, йорт тирәсен гөлт итеп тотучы, авыл үсешенә өлеш кертүче гаиләләр янына алып барды. Фәридә апа Мортазина кайнана белән тору буенча зур «стажлы» ханым. 40 ел бергә яшәгәннәр. Ире Мәхмүт абый белән бөркетләр - дүрт малай тәрбияләп үстергәннәр, алар барысы да югары...

Сарабикколга баргач, авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина авылның уңган-булган, йорт тирәсен гөлт итеп тотучы, авыл үсешенә өлеш кертүче гаиләләр янына алып барды.


Фәридә апа Мортазина кайнана белән тору буенча зур «стажлы» ханым. 40 ел бергә яшәгәннәр. Ире Мәхмүт абый белән бөркетләр - дүрт малай тәрбияләп үстергәннәр, алар барысы да югары белемле, тормышта үз урыннарын табып, матур гына яшиләр.

Тик гаилә башлыгы гына бик иртә дөньядан китә. Алар икесе дә сәүдә өлкәсендә хезмәт иткәннәр. Бүгенге көндә Фәридә апаның җиде оныгы, ике оныкчыгы бар. 77 яшь булса да, йортын курчак өе итеп тота. «Әле улларым кырт иткән мунча ясап куйдылар», ди.

Розалия Мостафина,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мортазина

2
X