Илсөя Бәдретдинова: “Оятымнан үләм дип торам”
Илсөянең бер кызык язмасын тәкъдим итәбез. «Күптән түгел бер танышларымның бәбәе туды. Бүген өйгә алып кайттылар. Котлап шалтыраттым. "Исеме ничек соң?" дим. - …, - ди. - Ха-ай, бигрәк бәләкәй икә-ә-ән… Ә чынлап, исеме ничек соң? - дип соравымны дәвам итәм. - Соң, әйттем ич инде …, - ди. Җәмәгать,...
Илсөянең бер кызык язмасын тәкъдим итәбез.
«Күптән түгел бер танышларымның бәбәе туды. Бүген өйгә алып кайттылар. Котлап шалтыраттым. "Исеме ничек соң?" дим.
- …, - ди.
- Ха-ай, бигрәк бәләкәй икә-ә-ән… Ә чынлап, исеме ничек соң? - дип соравымны дәвам итәм.
- Соң, әйттем ич инде …, - ди.
Җәмәгать, мин аны баланың кушаматы дип торам. Ул чынлап шундый исемле икән. Оятымнан үләм дип торам. Исән-сау, озын гомерле, бәхетле бала булсын инде-е… Үз гомеремдә күп сәер исемнәр ишеткәнем булды. Мәсәлән, минем танышлар арасында: Термос, Альбом, Нафик, Флюгер, Плюс, Бәйрәм, Яхья исемле кешеләр бар».
Дуслар, ә сезнең авыл, район, шәһәр җирлекләрендә, таныш-белешләрегез арасында нинди кызыклы исемле кешеләр бар?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев