Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кайнанасын тунсыз калдырган

Лениногорск суды шушы көннәрдә кайнанасының чәшке тунын урлаган җирле хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды.

Тун хуҗасы белән бер фатирда яшәүче 28 яшьлек Г. электән дә хокук кагыйдәләренә бармак аша гына караган. Суд аны инде  бер тапкыр хөкем иткән булган.

Бу юлы Г. га,  үзе яшәгән фатирдагы  шкафта эленеп торучы, чәшке тиресеннән эшләнгән тун тынгылык бирмәгән. Тунның кайнанасыныкы булуы да тотып тора алмаган. Көннәрдән-бер көнне,  үзен беркем дә күреп тормавыннан файдаланып, Г. тунны урлап, фатирдан чыгып качкан.

Бу  җинаятьчел  гамәле белән ул  үзенең  туган дип әйтерлек кешесенә 70 мең сумлык зыян салган. Әмма без капчыкта ятмагандай, эчке эшләр хезмәткәрләре каракның һәм тунның эзенә тиз төшкән.

Суд утырышында  Г. гаебен танып,  гафу үтенгән. Зыян күрүчегә тунның бәясен кайтарган. Кайнанасының да аңа карата дәгъвасы юк, ни генә дисәң дә, бер-берсенә туган диярлек кешеләр.

Суд Г.ны РФ Җинаять кодексы 158 маддәсенең 2 өлешендәге “в” пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты.  Аңа 1 ел сынау срогы белән, шартлы рәвештә 1 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карарына каршы апелляция тәртибендә шикаять бирелмәгән һәм  ул законлы көченә кергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев