Камыр эчендә сосиска
Тиз дә, тәмле дә.
Рецептны "Әтнә таңы" яза.
Безгә кирәк була:
1) пачка сосиска,
2) шпажка таяклары,
3) сыек май
Сосискаларны маныр өчен камыр әзерлибез.
1) 3 йомырка,
2) 300 мл сөт,
3) 0,5 чәй кашыгы тоз,
4) 1-2 чәй кашыгы шикәр,
5) 0,5 чәй кашыгы чәй содасы,
6) 400 гр тирәсе он (чама белән)
Майны кызарга куярга кирәк, сосискаларны үзегез теләгәнчә кисәсез (мин 4 өлешкә бүлдем), шпажка таякларына тыгып, әзер камырга манасыз (мин камырны озынча савытка салдым, шулай манып алырга җиңел була) һәм кызган майга салып пешереп аласыз. Бик тиз генә, җиңел генә әзерләнә торган рецепт. Тәмле булсын.
Раилә Минибаева рецепты
http://atnya-rt.ru/news/tmle-bulsyn/kamyr-echend-sosiska
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев