Казан укучысы математика буенча Халыкара олимпиадада көмеш медаль яулады
Максим Большаковтан тыш көмеш медальне Александр Скворцов (Петербургның 239 нчы Президент физика-математика лицее) алды.
Казанның Мәскәү районы 2 нче лицей-интернатында тәрбияләнүче Максим Большаков Шанхайда узган 67 нче Халыкара математика олимпиадасында катнашу нәтиҗәләре буенча көмеш медаль яулады. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия җыелмасы барлыгы алты бүләк алды: дүрт алтын һәм ике көмеш. Алтын медальгә Арина Прокудина (Чиләбенең 31 нче физика-математика лицее), Андрей Шишко (в.Ф. Овчинников исемендәге Мәскәү «икенче мәктәп» лицее), Роман Кравченко (Санкт-Петербургның 239 нчы Президент физика-математика лицее) һәм Дмитрий Гришко (Мәскәүнең 57 нче мәктәбе) лаек булдылар.
67 нче Халыкара математика олимпиадасы Шанхайда 10 июльдән бирле узды. Ярышларга биш континентның 100 дән артык иленнән катнашучылар җыелды. Интеллектуаль ярыш һәрберсендә өчәр бурыч булган ике турны үз эченә алган.
Максим Большаков узган ел математика буенча Кытай милли Олимпиадасында алтын яулады,ә быел кышын – Бухарестта Romanian Master of Mathematics математика буенча 17 нче Халыкара олимпиадада көмешне алды.
татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев