1 октябрьдән «Гаилә ипотекасы» программасында үзгәрешләр
ЯҢАЛЫКЛАР

1 октябрьдән «Гаилә ипотекасы» программасында үзгәрешләр

РФ Финанс министрлыгы 2026 елның 1 октябреннән «Гаилә ипотекасы» ташламалы программасына үзгәрешләрне раслады. Бу хакта ведомство сайтында урнаштырылган материалларга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Үзгәрешләрнең асылы шунда: кредит буенча процент ставкасы һәм торак сатып алу өчен максималь кредит суммасы дифференциацияләнә.

Шулай итеп, башкала төбәкләреннән тыш, Россиянең бөтен территориясендә түбәндәге кагыйдәләр гамәлдә булачак:

  • - килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен еллык ставка 2 процент тәшкил итәчәк, ә кредитның максималь суммасы 10 млн сумга тигез булачак;
  • – җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган дүрт балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 4 процент, кредитның максималь суммасы шул ук - 10 млн сум;
  • - җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган өч балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 6 процент, кредитның максималь суммасы шул ук - 10 млн сум;
  • - җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган ике балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 6 процент, кредитның максималь суммасы - 8 млн сум;
  • - җиде яшьтән кечерәк бер балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 10 процент, кредитның максималь суммасы – 6 млн сум.
  • Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе өчен башка шартлар гамәлдә булачак:
  • - килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен еллык ставка 4 процент тәшкил итәчәк, ә кредитның максималь суммасы 18 млн сумга тигез булачак;
  • – килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган дүрт балалы гаиләләр өчен еллык ставка 6 процент тәшкил итәчәк, ә кредитның максималь суммасы 18 млн сумга тигез булачак;
  • - килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган өч балалы гаиләләр өчен еллык ставка 8 процент , ә кредитның максималь суммасы 18 млн сумга тигез булачак;
  • – килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган ике балалы гаиләләр өчен еллык ставка 10 процент, ә кредитның максималь суммасы 15 млн сумга тигез булачак;
  • - җиде яшьтән кечерәк бер балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 12 процент, кредитның максималь суммасы - 12 млн сум.

 

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

 

 


Нет комментариев