Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 55 яшьлек ир-ат мошенниклар корбаны булуы турында мөрәҗәгать итә.
Ул 4 миллион сум акчасын алдарларга күчерүен сөйли. Хәл болай була: лениногорскилы автомобиль сатып алырга уйлый. Интернет челтәрендә бер сайт таба, анда транспорт чараларын тулысынча әзерләп саталар имеш, русча әйткәндә, “под ключ”.
Сайттагы сылтама буенча күчә дә, менеджерларга чыга, алар белән языша. Үзенә ошаган автомобильне сайлый һәм акчасын да күчереп куя. Бераздан теге алдарлар автомобильне җибәрү урынына, таможня операцияләре, импортны легализацияләгәндә проблемалар килеп чыкты дигән сылтау табалар.
Шуннан соң ир-ат бу мәгълүматның дөреслегенә ышаныр өчен “кайнар линия”гә шалтырата. Анда аңа бу процедура инде 2 ел эшләми дип җавап бирәләр.
Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.
Нет комментариев