Татарстан агымдагы елның гыйнвар-июль айлары йомгаклары буенча туристлар агымы күләме буенча Россия төбәкләренең беренче бишлегенә күтәрелде.
Республикага 1,9 млн турист килгән – бу Россия буенча дүртенче нәтиҗә. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быелның беренче җиде ае нәтиҗәләре буенча туристлык сәфәрләре саны буенча шулай ук Мәскәү (7,6 млн турист), Мәскәү өлкәсе (4,0 млн), Санкт – Петербург (4,0 млн) һәм Свердловск өлкәсе (1,3 млн) алдынгы төбәкләр булды.
Министрлыкта шулай ук Татарстан Республикасының туристлык тармагының кече һәм урта бизнесы дәүләт ярдәме белән ел башыннан КУЭ Корпорациясе инструментлары ярдәмендә 300 млн сумнан артык акча җәлеп итүенә игътибар иттеләр. Бу ил буенча өченче нәтиҗә.
Республикада кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы гамәлгә ашырыла, ул шулай ук туризм һәм кунакханә бизнесы өлкәләрен колачлый. Ярдәмне ТР Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы оешмалар «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча күрсәтәләр.
татар-информ
Нет комментариев