Волонтер Галина Османова: «Солдатлар барысы да безгә якын»
СВО

Волонтер Галина Османова: «Солдатлар барысы да безгә якын»

Әнә шулай ди махсус хәрби операция солдатлары турында волонтер Галина Османова. Ул үзе “С любовью и молитвами” волонтер төркемендә 2023 елдан бирле.

Башта Иске Шөгер авылы клубында авыл апалары белән берлектә җылы носкилар, оекбашлар бәйләгән. Аннан соң “С любовью и молитвами” волонтер төркеме җитәкчесе Эльмира Уламасованың маскировка челтәре үрергә дигән чакыруын мессенджер чатында күреп ала да, шунда йөри башлый һәм менә шулай итеп, берничә ел дәвамында әлег волонтер төркемнең үз кешесенә әверелә. Әйе, биредәге волонтерлар бердәм. Аларны бер максат берләштерә – СВО солдатларына ярдәм итү, җиңү көнен якынайту. 

Бүгенге көндә Галина ханым маскировка челтәре үрү өчен тасмалар кисү вазифасын алып бара. Билгеле булганча, маскировка челтәрләре һәрвакыт кирәкле, һәр гуманитар йөккә куеп җибәрелә торган әйбер ул. Челтәр өчен тасмаларны зур кәтүк спанбондтан кайчы белән кисә торган булганнар.

“Тик болай эшләү бик җиңел түгел иде, кулга авырга туры килде. Шуннан минем кызымның ире – киявебез миңа станок ясап бирде”, - ди Галина. 

Станок карап торышка әллә ни катлаулы кебек түгел. Иске мебельдән такталар һәм камыр җәяр өчен уклау кулланылып ясалган. Бер ягыннан кәтүкле спанбонд куела, икенче ягыннан буш кәтүккә киселгән тасмалар рулонга уралып бара. 
Тора-бара әлеге станок тагын да камилләшкән: Галинаның ире механизмны әйләндерергә уңайлырак булсын өчен, ян-якка тәгәрмәчләр беркеткән. Бу маскировка челтәренә тасмалар кисү процессын җиңеләйткән һәм эш тә тизрәк бара башлаган. “Болай сигез тасма берьюлы киселә”, - ди Галина ханым.

Гадәттә, станок артында ире эшли. Ул эштә вакытта исә Галина ханым үзе утыра. Алынган эшләнмәләрне кирәкле озынлыктагы кисемтәләргә кисә һәм бизәк (насечка) ясый.

Лениногорскидагы “С любовью и молитвами” волонтерлык штабыннан ерак яшәми, тасмаларны кисә дә, штабка алып кереп, бергәләп маскировка челтәрләре үреп куялар. Эшсез тормый ул, тасмалар кисмәгәндә, өендә бәйләү эше алып бара, фронт өчен җылы носкилар, шулай ук пакетларга хуш исле үләннәр дә тутыра. 

“Мин тик кенә торырга өйрәнмәгән. Солдатларга ярдәм итү – хәзерге көндә иң кирәклесе. Алар барысы да безгә якын. Отпускка кайткач, штабка волонтерлар янына киләләр, рәхмәт белдерәләр, без исә аларга күчтәнәчләр биреп озатабыз”, - ди Галина Османова. 

Мәкаләне «Заман сулышы» газетында 25 сентябрь санында тулысынча укый аласыз.

 


Нет комментариев