Тиешле чыгымнар 2027 елга һәм 2028-2029 елларның план чорына федераль бюджет проектында каралган.
2027 елда Россиядә иминият пенсияләре ике индексация нәтиҗәләре буенча якынча 2,6 мең сумга артачак. Бу хакта РФ Хезмәт министрлыгында сөйләделәр, дип хәбәр итә РИА Новости.
Элегрәк РФ Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә иминият пенсияләрен киләсе елда ике тапкыр индексацияләячәкләр дип хәбәр иттеләр.
Шул ук вакытта, финанс ведомствосында аңлатуларынча, 1 февральдән пенсия түләүләре, 2026 елга инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып, 6,8 процентка артачак, ә 1 апрельдән хезмәт хаклары үсеше темпларыннан чыгып, 3,3 процентка индексацияләнәчәк.
Нет комментариев