«Өлкәннәрне хөрмәт ит, бер көн килеп үзеңә дә шушы көн килер» дигән гыйбарәне һәммәбезнең ишеткәне бар. Әйе, гомер көзләренә җитү, тыныч картлык, исән-сау үз аягыңда йөреп тору үзе бер куанычтыр.
Әнә шундый парлы, куанычлы тормышта Хатыйп Фатыйх улы Ширмәнов белән Хәдичә апа 65 ел бергә гомер кичерәләр. Зәй-Каратай авылының хөрмәткә ия гаиләсе. Күптән түгел исә Хатыйп ага 85 яшьлеген билгеләп үтте. Алар икесе дәозак еллар "Уңыш" колхозында эшләгәннәр.
Кызлары шагыйрә, язучы Халисә Ширмән болай дип язган иде бервакыт:
Әтием Хатыйп гомер буе авылда яшәп, бар тормышын колхозга багышлаган кеше. Безнең гаилә ир-атлары турында машина җене кагылган, диләр иде. Теләсә нинди машина-тракторны күз ачып йомганчы сүтеп җыя алалар. Шук вакытта әтием китап, газета-журналларны яратып укый. Мине дә шуңа өйрәтте. Әле дә хәтерлим, 10-12 яшьләрдә булганмындыр, "Звезды. Галактика. Метагалактика" дигән астрономия китабы алып кайтты. Шуны укып, нинди генә хыяллар башка килмәде! Мәһдиев әсәрләре белән дә ул таныштырды.
Аның каравы әнием бик прагматик кеше, тормышта шулкадәр булган, уңган хатын инде! Гомумән, әти-әнием белән горурланам!"
Гаилә башлыгы Хатыйп аганың юбилее уңаеннан, Зәй-Каратай авыл башлыгы Миләүшә Идиятова килеп, гомер бәйрәме белән котлады, исәнлек, тыныч тормыш теләде, истәлекле бүләк һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Ширмәновлар гаиләсе хөкүмәткә, республика, район һәм авыл җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Зәй-Каратай авылының шулай ук тырыш, уңган ветераны Минсәйдә Әхмәдулла кызы Сахапованы 90 яшьлеге белән котладылар. Аңа да авыл башлыгы тарафыннан истәлекле бүләк һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Нет комментариев