Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда "Кулга тотыныйк, дуслар!" иҗат фестивале узды

"Кулга тотыныйк, дуслар!» фестивале физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Казанда инде 10 елдан артык уза.

 

2020 елгы фестиваль шәһәр өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен дә зур вакыйга булды. Анда Казанның 11 учреждениесе һәм республика районнарыннан (Саба, Нурлат, Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч, Арча, Минзәлә, Спас) 8 коллектив катнашты.

Фестивальдә ел саен үсеш үзенчәлекләре булган өлкәннәр һәм балалар катнаша, аларга педагоглар һәм тәрбиячеләр булыша. Иҗат аларга үзләрен җиңәргә ярдәм итә.

Быел коронавирус аркасында фестиваль онлайн үткәрелде. Катнашучылар график буенча Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараена (коллективка 30 минут) төшүгә килделәр,видеога төшкәч  аларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Гала-концерт концерт концерт-төшерү форматында тамашачыларсыз узды.

"Кулга тотыныйк, дуслар!" чара хәйриячеләр, ТР Дәүләт Советы һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары, республика һәм шәһәр җитәкчелеге, Казан оешмалары һәм предприятиеләре ярдәме белән үткәрелә.

https://www.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев