Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Колледж укытучысы үзенә шалтыраткан аферистларга ышанып бөтен акчасыннан колак каккан

Баулыда яшәүче 55 яшьлек хатын-кыз аферистларга барлыгы 420 мең сум акча күчергән.

 

Татарстандагы бер колледж укытучысы, үзенә шалтыраткан ялган инвесторларга ышанып, җыйган акчасыннан колак каккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Баулыдагы бер көллияттә белем бирүче 55 яшьлек мөгаллимәгә таныш түгел ир-ат шалтыратып, үзен инвестиция компаниясе вәкиле дип таныштырган һәм акча саклауның отышлы алымын тәкъдим иткән.

Хатын-кыз аңа ышанып, күрсәтелгән счетка 420 мең сум акча күчергән. Көтеп-көтеп тә вәгъдә ителгән керемне ала алмагач, педагог полициягә мөрәҗәгать иткән.

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/03-03-2020/k-lliyat-ukytuchysy-zen-shaltyratkan-aferistlarga-yshanyp-b-ten-akchasynnan-kolak-kakkan-5726629

 

Фото: https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев