Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кош гриппыннан үлем-китемнең беренче очрагы теркәлгән

Әлеге хатын-кыз 22 февральдә чирләгән.

Кытайда кош гриппы белән зарарлануның өч очрагы теркәлгән. Гуандун провинциясендә яшәүче 56 яшьлек хатын-кыз дөньяда әлеге вирусның тәүге корбанына әйләнгән. Бу хакта “МК” Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына таянып яза.

Әлеге хатын-кыз 22 февральдә чирләгән. 3 мартта авыр формадагы үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатылган. 16 мартта вафат булган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында уйлауларынча, хатын-кыз базарга вирус йоктырган булса кирәк. Аннан алынган грипп үрнәкләре уңай нәтиҗә күрсәткән.

Үлгән хатын-кызның яшәү урынын һәм чир йоктырган урынны бик нык дезинфекцияләгәннәр.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында әйтүләренчә, Кытай белән сәүдә итүгә, анда сәфәр кылуга чикләүләр кертергә кирәкми. Шул ук вакытта туристларга фирмаларга бармау, базарларда хайваннар, кош-кортлар тирәсенә якын килмәү киңәш ителә.
Оешма мәгълүматларына караганда, бу чирнең кешедән-кешегә таралу куркынычы – бик түбән дәрәҗәдә.


ЧЫГАНАК

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев