Лениногорскида Гареевлар гаиләсе бергә яшәүләренең 60 еллыгын билгеләп үттеләр
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Гареевлар гаиләсе бергә яшәүләренең 60 еллыгын билгеләп үттеләр

Бриллиант туйлары белән котлыйбыз!

Татарстан Конституциясе көне алдыннан – 5 ноябрьдә Гареев Илгизәр Харис улы һәм Венера Гариф кызы бергә тормыш итүләренең 60 еллыгын, ягъни Бриллиант туйларын билгеләп үтәләр.

Юбилярларны ЗАГС бүлеге начальнигы Кадрия Халимова һәм «Лениногорскнефть» идарәсенең Ветераннар советы, шәһәр һәм район ветераннар советы вәкилләре котлады. Кадрия Фәрит кызы гаилә тормышының шундый әһәмиятле датасы белән котлап, ирле-хатынлы Гареевларга Рәхмәт хаты тапшырды, аларның бердәмлеге шәһәр һәм район халкы өчен лаеклы үрнәк булуын билгеләп үтте.

Илгизәр Харис улы Гареев — Лениногорск шәһәре һәм  районының Мактаулы гражданины, нефть промышленносте ветераны, күп еллар дәвамында «Лениногорскнефть» идарәсенең Ветераннар советында җитәкчелек иткән. Аның эш стажы – 54 ел. 

Венера Гариф кызы бөтен гомерен балаларны укытуга багышлаган: башта 8 нче мәктәптә математика укыткан, аннары Лениногорск нефть техникумында эшләгән. Аның педагогик таланты һәм укучыларга булган мәхәббәте Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән. Эш стажы – 40 ел.

Алар кыз һәм ул үстергәннәр. Хәзер аларның ике оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Гареевларның балалары әти-әниләренең династиясен лаеклы дәвам иткәннәр. Уллары «Татнефть» системасында эшли, ә кызы — Казанда башлангыч сыйныфлар укытучысы, «Россия Федерациясенең Мактаулы укытучысы» дигән исемгә ия. Шулай итеп, гаиләдә ике мөһим һөнәр — нефтьче һәм педагог берләшкән, һәм ике юнәлеш тә киләсе буыннарда дәвамын тапкан.

“Хөрмәтле Илгизәр Харис улы һәм Венера Гариф кызы! Сезнең гаилә — соклануга лаек булган мәхәббәт, тугрылык һәм хөрмәт тарихы. Сезнең юбилеегызның республикабыз Конституциясе көне белән туры килүе дә куанычлы — бу тотрыклылыкны һәм иминлекне символлаштыручы бәйрәм. Сезгә нык исәнлек, озак еллар бергә яшәвегезне телибез”, - диде ЗАГС җитәкчесе Кадрия Хәлимова. 


Нет комментариев